Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Исән булса, виртуоз баянчы Марс Макаровка быел 85 яшь тулган булыр иде - ВИДЕО

Карендәшебез Марс Макаров 1939 елның 28 октябрендә ТАССРның Билəр районы (хəзерге Нурлат районы) Чурабатыр авылында туган.

Марс Макаров (Марс Андреевич Макаров) — композитор һəм виртуоз музыкант. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ул — виртуоз баянчы, шул ук вакытта, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек музыкаль әсәрләрнең авторы да. 

1953 елда гаилəсе Казанга күченә. 26 татар мəктəбендә укый. 
1962 елда Казан музыка училищесында баян классын тәмамлый. Диплом алуга Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый.
1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 
1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта. Студент вакытта ук баян өчен аранжировкалар, җырлар яза башлый. 200 дән артык җыр, романс авторы.

Марс Макаров — инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.

2016 елның 16 мартында вафат булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев