Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фотоларда тарихыбыз саклана

Әлеге фотоларны безгә Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Мария Петрова җибәрде.

Әзрәк үзенең нәселе белән дә таныштырды ул:
«Мин Тараз Питеренең төпчек кызы булам. Нәнәм Начтый исемле булган. Нәнәм миңа 5 яшь чагында үлеп киткән. Нәнәй чыгышы белән Мамадышның Кумырык авылыннан. Аларның Кумырыктагы кушаматлары - Cандыйлар. Җырак бабам Иван, ә җырак әбием Маланжа исемле. Җырак әбием Шәдче Башы кызы. Ә инде Дүсмәттәге бабайлар кушаматы - Таразлар. Бабай Тарас исемле булган. Әле дә бер хәл истә тора.

 фотода: ерак бабам, ерак әбием ике балалары белән.

Мәктәптә укыганда рус әдәбиятендә «Тарас Бульба» дип аталган роман белән танышасы көнне мин укырга бармадым, чөнки малайлар аннан соң мине уүчекләп йөрерләр дип курыктым. Тарас бабайларнын кушаматы элек Күгәрченнәр булганнар. Ә әбием Анный күрше авыл - Комазан Башы кызы. Тарас бабай белән Анный әбиемнен 9 балалары туган, ләкин 5 се генә исән калып яшәгәннәр. Нәселемнең кешеләре тырыш, намуслы, кешеләргә хөрмәт белән караучылар булганнар. Тәтәйнең дәдәсе Микай колхоз председателе булып эшли башлагач сугыш башланган һәм иң беренчеләрдән булып сугышка алынган. Ленинград блокадасында һәлак булды дигән хәбәре килгән.

Башка авыллардагы кебек бездә дә кушаматсыз кеше юк: макарлар, җәкейләр, упинҗалар, гәвейләр, биралар, кылыйлар, исәкәйләр, учыкыйлар, жэмейлэр, пидукайлар, чумарлар хэм башкалар. Һәрберсенең үз тарихы, үзенең килеп чыгышы. Мин үзем «папайлар» да кияугә чыгып гомер итәм. 

Фотода минем әни (алъяпкычтан), әти һәм әнинең тутасы.

Һәркем үз нәселен белергә тиеш. Мин үз балаларыма җай чыккан саен ике як нәселебезне (үземнең «таразлар» ягын, иремнен «папайлар»ягын) аңлатырга тырышам. Нәселебез дәвамлы булып нәсел җепләребез өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев