«Абау, бу кадәр ярату була ди мени?!»
Кышкы сөю турында парча.
Күңелләрне тоташтырып карлар ява...
(парча)
Җир сагышлы аклыкка төренгән саен, сиңа кайтам... Гомер көзләрем артка чигенгәндәй була. Хәтерем урамнары буйлап атлыйм. Каршыма шаян кызый белән аның сөйгәне киләләр. Чү, бу бит мин үзем, яшьлегем. Күрше апасы: "Абау, бу кадәр ярату була ди мени?! Аерылсагыз, нихәлләр итәрсез", – дип уфтана. Ә без ул сүзләрне гүя ишетмибез, бер-беребезгә карап елмаябыз гына.
Агачларны, тиздән без киясе туй күлмәгедәй, ак бәс сарган. Төпсез караңгылыктан, кыңгырау чыңын хәтерләтеп, нәни йолдызлар коела. Җир аларны назлап кына кочагына ала. Ак дәрья өстендәге пар эзләр, сокланып, безнең арттан карап кала. Үрелеп үскән таныш агачларыбыз, кулга-кул тотынышып атлавыбызны күреп, бер-берсенә тагын да ныграк сыенышалар.
Сак кына иңнәремнән кочасың, күзләреңдә кар энҗеләре чагыла. Иреннәрең арасында эреп югалучы ак бөртекләр назлап пышылдый: "Акыллым минем...".
...Еллар аръягында калган яшьлегебез хатирәсе булып карлар ява. Күңелләрне тоташтырып карлар гына ява шул... Яңа еллар җиткән саен, бәйрәм табынын калдырып, Идел ярындагы пар агачлар янына ашыгасың икән. "Сагына", диләр.
Сезнең яктан хәбәр килгән саен, күңелем иңрәп күкләргә аша. Кешеләрне сәерсендереп, ак дәрья кочагына атылам. Кар бөртекләрен учыма җыеп, яралы йөрәгемә кысам. Бармаклар арасыннан нәни йолдызлар агыла: "Акыллым минем...".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев