Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Котлыйбыз!

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез Елизавета Малова (тумышы белән Мамадыш районы Владимир авылы кызы) 12 февраль көнне гомер бәйрәмен каршылый. Аңа бәйрәм теләкләребезне җиткерәбез. Түбәндә - аның иҗат җимешләре. Ике оя Авылыма кайтып-китеп йөрим, Тик шәһәрдә уза минем гомер. Улым туган шушы шәһәр җирен Ташлап китү бер...

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез Елизавета Малова (тумышы белән Мамадыш районы Владимир авылы кызы) 12 февраль көнне гомер бәйрәмен каршылый. Аңа бәйрәм теләкләребезне җиткерәбез. Түбәндә - аның иҗат җимешләре.

Ике оя
Авылыма кайтып-китеп йөрим,
Тик шәһәрдә уза минем гомер.
Улым туган шушы шәһәр җирен
Ташлап китү бер дә җиңел түгел.

Агач кебек тамырланумы бу?
Әллә инде башка бер нәрсә?
Торган оя белән туган оя
Гел янәшә икән, янәшә...

Зурлыгын да чагыштыру кыен,
Икесе дә җанга сыеп бетә.
Торган оя белән туган оя
Арасында йөреп гомер үтә.

***
Су буена төшеп серләремне
Сөйләп мендем әле чишмәләргә.
Серем тыңлар кешем еракларда,
Белми йөргән чагым нишләргә дә.

Дөнья читенә үк серләремне
Алып китәр микән чишмә суы?
Серне аны җилгә чәчмиләр, дип,
Алып калыр микән таллык буе?

Күңел тәрәзәмне ятлар кага,
Якын кешем моны сизә микән?
Йөрәккәем челтәрләнеп беткән,
Хәлләремне кемнәр аңлар икән?

Болыт булып түгелергә торам,
Кояш булып килә уянасы,
Әнкәй итәгенә тотынып йөргән
Чакны калды уйлап юанасы...

***
Кирегә юллар юк дисәң дә,
Билетым минем бит кесәмдә,
Чыгам да утырам кайтырга
Иртәрәк кояшым батарга.

Барысы үземнең кулымда,
Үзең дә чыгарсың юлыма,
Аңларсың кемнең кем икәнен,
Киләм дип әйттемме - киләмен.

Холкымны беләсең, сине дә
Килә бит, килә бик күрәсем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев