«Энергия» стадионында авыл җирлекләре командалары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары үтте. Биредә карендәшләребез дә көч сынашты
Хатын-кызлар арасында Галина Бутакова (Аксар) – I, Дамира Галиева (Югары Шепкә) – II, Гүзәл Бутакова (Баграж) III урынны алды. Ир-атлар арасында Руслан Маркелов (Якты Күл) белән Әбүзәр Якупов (Аксар) беренче урынга чыкты, Фиргать Гыйльфанов (Чыбыклы) һәм Илдар Рәхимгәрәев (Якты Күл) - икенче, Намус Насыйров (Баграж) белән Петр Уразайкин (Поручик) өченче урында. Командалар арасында Аксар җирлеге беренчелекне яулады, Якты Күл белән Сәвәләй икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"
Нет комментариев