Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Заман»ның зур уңышы

Мәскәүдә уздырылган халыкара фестивальдә Казан шәһәренең “Заман” фольклор коллективы лауреат исемен яулады.

18-20 мартта Мәскәү шәһәрендә, балалар һәм яшүсмерләр иҗатына багышлап, халыкара “Мәскәү вакыты” (“Московское время”) фестивале уздырылды. Ул “Россия балалары” фестиваль хәрәкәтенең иҗат проектлары кысаларында оештырылды. Елның-елында, яз айларында Мәскәүдә үтә торган бу фестиваль үз илебездәге һәм якын чит илләрдәге төрле жанрда иҗат итә торган коллективларны үзенә җыя.

Әлеге фестивальнең иң танылган юнәлеше – “Хореография һәм мода театры”. Казан шәһәренең 187нче күп тармаклы лицееннан “Заман” фольклор коллективы “Мода театры” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады. “Заман” коллективына йөрүче лицей укучылары Мәскәүдәге фестивальдә диплом һәм Санкт-Петербургка путевка белән бүләкләнде.

Төрле милләт балаларын, шул исәптән сәләтле керәшен балаларын да үзенә җыйган “Заман”ның җитәкчесе – керәшен культурасын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүче Ләйсән Абакаева.

Үзләренең шушы зур уңышлары турында “Туганайлар” редакциясенә “Заман” коллективы җитәкчесе Ләйсән Камиловна хәбәр итте. Халыкара фестивальдә Татарстан данын яклаган балаларга һәм, шулай ук, аларның сәләтләрен үстерүдә һәрьяклы ярдәм күрсәтүче ата-аналарына 187нче лицей җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен җиткерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев