Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында курчаклар тегәләр
Хәбәрләр

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында курчаклар тегәләр

Борынгы заманнарда курчакны хатын-кызлар зирәклеге, аналык, гаилә символы итеп ясаганнар...

3 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Курчаклар – саклагычлар” мастер-классы узды.

- Безнең максат иҗади потенциалны үстерү өчен шартлар тудыру, халык традицияләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру,- ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Яфраклар һәм миләш җиләкләре, тукымалар, күбек, җеп кебек әйберләр алдан ук әзерләнеп куелган иде. Чарада катнашучылар үзләре дә бик теләп курчак - обереглар ясадылар. 

Борынгы заманнарда курчакны хатын-кызлар зирәклеге, аналык, гаилә символы итеп ясаганнар. Саклагыч курчакның бер шарты бар-ул йөзсез булырга тиеш. Мондый курчаклар кешене яманлыктан саклаган.

Мондый үрнәктә ясалган курчаклар өйне бизәгән һәм аны җылылык һәм игелек китерүче итеп саклаганнар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да үзләре ясаган хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Зәй офыклары

 

 


Нет комментариев