Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Малафеевлар гаиләсе махсус хәрби операциядәге улларына «УАЗ» машинасы җибәрде

Иске Зәйдә яшәүче Малафеевлар гаиләсе мобилизацияләнгән улларына һәм аның хәрби иптәшләренә «УАЗ» (буханка) машинасы һәм гуманитар ярдәм озатты.

Зәйдән өч машина төялгән махсус машина хәрби операция зонасына юл тотты. Зәйдән китүче машина янында тагын ике транспорт урын алган иде. Алары Түбән Кама белән Алабуга егетләренә була.

«Улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Аның турыда уйламаган сәгатебез-көнебез юк инде. Егетләрнең барысының да сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез. Бу машина аларга хәрби тормышта бик кирәк булуын аңлыйбыз. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә, туганнарга, дусларга зур рәхмәтебезне белдерәбез», - ди Алексей һәм Нина Малафеевлар.

Махсус хәрби операциядә «Арслан» позывное белән илебез сагында торучы улларына машина кирәк булуын белгәч тә, Малафеевларның кече уллары Иван транспорт эзләргә керешкән. «УАЗ» машинасын сатып алып, аны Иван дуслары белән бергә ремонтлаган, буяган, хәрби тормышта егетләребез өчен ышанычлы булсын өчен модернизацияләгәннәр. Аннан әйләнә-тирәдә бик сизелеп әллә каян күренеп тормасын өчен буяганнар. 

«Юлга зур дулкынлану белән кузгалабыз. Анда безнең егетләр, олы абыем. Ул минем кечкенәдән яклаучым-саклаучым булды. Менә минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Мин аңа булыша алганыма бик шат. Күрешү мизгелләрен түземсезлек белән көтәм», - ди Иван.

Шулай ук машинага хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм дә тутырылган. 1нче мәктәп укучылары хатлар язган, рәсемнәр төшереп җибәргәннәр. Иске Зәйнең уңган апалары пешергән печенье, кискән токмачлар да, хатын-кызларыбыз үргән маскировкалау челтәрләре дә машинага төялгән.

Әти-әни юлга кузгалучы егетләрнең, улларының исән-сау кайтуларын, аларга сәламнәр җиткерүләрен теләп озатып калды. Шулай ук машинаны озатырга «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков та килгән иде, ул егетләргә үзенең киңәшләрен бирде.

Чыганак: ТИ, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев