Район фестиваленең беренчесе Кадер авыл җирлегендә үтте.
31 октябрьдән Зәй районының мәдәният йортларында “Талантларга бай гаилә” район фестивале старт алды.
Аның беренчесе Кадер җирлегенә караган авылларда оештырылды. Анда Бура-Киртә, Әхмәт, Пәнәче, Дүрт-Мунча мәдәният йортлары катнашты. Бура-Киртәдән-Сәгыйдуллинар, Әхмәттән – Хамматовлар, Дүрт-Мунчадан-Батаевлар, Пәнәчедән Әхтәмҗановлар гаиләләре үз авылларының данын яклады.

Гаиләләр дүрт номинациядә ярышты. Һәр гаилә үзләре белән таныштырды, иҗади номерлар белән чыгыш ясады, милли ризык һәм буыннан-буынга күчеп килгән тарихи ядкарьләре белән уртаклашты.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары
Нет комментариев