Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә «Талантларга бай гаилә» фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды

Җиңүчеләр арасында карендәшләребез күп.

Зәйнең район мәдәният йортында “Талантларга бай гаилә” традицион конкурс-фестивальгә йомгак ясалды. 

Бәйгедә районның 27 мәдәният йорты һәм клубы катнашты. Катнашкан һәр гаилә талантлы, үзенчәлекле, музыкаль, актив булулары белән аерылып торды. Аларга берничә этаптан торган сынауларны үтәргә милли йола-гадәтләре, гаилә кыйммәтләренә тугры булулары ярдәм итте.

"Талантларга бай гаилә" иҗади гаиләләр бәйгесенең III дәрәҗә дипломы белән  Поручик авылыннан Васильевлар, II дәрәҗә диплом белән Сарсаз Баграж авылыннан Меньшовлар гаиләләре бүләкләнделәр.

Кайбер мәдәният йортлары төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Югары Баграждан Хрипуновлар – “Гаилә династиясе”, Урсайдан Спиридоновлар – “Иң зур гаилә”, Сәвәләйдән Смирновлар – “Иң үзенчәлекле гаилә”, Якты Күлдән Якушонок-Баһаветдиновлар – “Иң әдәби гаилә”, Дүрт-Мунчадан Батаевлар – “Милли колорит”, Төгидән Мельниковлар – “Традицияне саклаучылар” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Калган мәдәният йортлары “Бәйгедә катнашкан өчен” дипломнары алды.

Кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй. Шулай итеп, берничә ай эчендә ял итеп, җырлап, күӊел ачып район мәдәният йортлары гөрләде, яңа талантлар ачты.

Фотолар район мәдәният йортыннан
Чыганак: Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев