Зәйдә лыжероллерларда йөрү ярышы узды
Спортчыларны һәм кунакларны Түбән Биш, Дүрт-Мунча, Сәвәләй авылы халкы сыйлады.
28 сентябрь-1 октябрь Зәй районында лыжероллерларда йөрү ярышының Россия Кубогы узды.
Россиянең 31 регионыннан 138 спортсмены Зәй шәһәренең Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркы янындагы юлга стратка чыкты. Сүз уңаеннан, махсус әлеге чара өчен Ефимов урамындагы асфальт тулысынча яңартылды.
Ярышның иң җаваплы көне шимбәгә туры килде – финал узды. Зәйдә ул көнне, спортсменнардан тыш, алар өчен җан атып торучылар да күп иде. “Спринт – үзенә күрә бер тамаша. Тизлек үскән саен, эмоцияләр дә арта” дип, сөйләде карарга килүчеләр.
Спортсменнарны һәм кунакларны Түбән Биш, Дүрт-Мунча, Сәвәләй авылы мәдәният йортларының хезмәткәрләре кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлады.
Зәй өчен бу – бик зур чара. Олимпия чемпионнары, дөнья чемпионнары, спорт мастерлары катнашты. Безнең җиргә шундый мәртәбәле кешеләр килү белән горурланабыз, – дип уртаклашты Сәвәләйнең мәдәният хезмәткәрләре.
Фото: Түбән Биш, Дүрт-Мунча, Сәвәләй авылларының ВКонтактедагы төркемнәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев