Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының керәшен авылларында балалар Яңа елга әзерләнә

Яңа ел җитүгә балалар булган йортларның, мәктәп һәм клуб тәрәзәләрендә төрле формада кар бөртекләре, рәсемнәр пәйда була.

Анда эшләүчеләр, балалар ак кәгазьдән зур итеп кар бөртекләре ясый. Зәй районының Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Мастер-класс" берләшмәсенә йөрүче балалар белән Яңа ел кар бөртекләре һәм уенчыклар ясадылар.
“Кар бөртекләре зур, бик матур килеп чыкты. Эшне бергә эшләгәндә күңелле, үз тәҗрибәңне, осталыгыңны уртаклашасың”, – диде мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева.

Кичә Поповка авыл клубында балалар кышкы темага рәсем ясадылар. Үзенең кар-бураннарын ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза. Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Поповка авыл клубына түгәрәккә җыелган балалар әлеге күренешләрне рәсем итеп ясады.
-Балалар рәсемнәреннән “Кышкы могҗиза” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык, күргәзмә Яңа ел бәйрәменә ямь өстәп торачак, - ди авыл клубы сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова.
"Зәй офыклары", Фото авыл клубыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев