Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшен иҗтимагый оешмасының яңа җитәкчесе сайланды

28 мартта Зәйнең музыка мәктәбендә район керәшен иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясе булды.

Анда делегатлардан тыш, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, республика керәшеннәр җәмгыятенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Чаллы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов катнашты.

Петр Уразайкин конференциядә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләп, район керәшен җәмгыятенең Зәйдә керәшен мәдәниятен, йолалар, гореф-гадәтләрне саклауда максатчан эшләвен, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Оешманың соңгы елларда башкарылган эшчәнлеге турында Валентин Атласов чыгыш ясады.

 

Зәй керәшен җәмгыятенең Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый җәмгыяте составында эшли башлавына 8 ел булды. Соңгы елларда район керәшен мәдәни тормышында зур җанлану сизелә. Районыбызда керәшен фольклор коллективлары уңышлы гына эшләп килә. Район керәшен иҗтимагый оешмасы мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итә. Изге Макарий исемендәге керәшен чиркәве жыены беренчеләрдән булып бу эшкә алынды. Бүгенге көндә Александр атакай җитәкчелегендәге җыен 1 миллион 300 мең сум күләмендә хәрбиләргә ярдәм итте. Валентин Александрович чыгышында керәшен авылларында чиркәүләр төзү мәсьәләсенә аерым тукталды. 

Аның чыгышын Баграж җирлегендә керәшен халкының милли традицияләрен саклау һәм үстерү турында  җирлек башлыгы Павел Минеев, керәшен авылларында чиркәүләр төзелеше барышы турында Изге Макария чиркәве настоятеле Александр Расторгуев, керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен саклау буенча туган як тарихын өйрәнү музее эшчәнлеге турында музей директоры Александр Исаков тулыландырды.

Керәшен оешмасының яңа идарә составы 17 кешедән, аның җитәкчесе итеп Валентин Атласов сайланды.

Людмила Белоусова конференциядә катнашучыларны республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сәламләде.

-Зәй - ул уникаль район, ул шул Кашка тавы итәгендә узучы Питрау бәйрәме белән данлыклы, сездә аны электән үк Кашка тауда матур итеп уздыралар. Зәйләрнең уникаль «Сандугач» балалар ансамбле бар. Ни өчен ул башкалардан аерылып тора, чөнки анда мәктәптә укучы бөтен бала да йөри, алар традицияләрне саклап, үзләренең әби-бабаларыннан отып калган җырларны башкаралар. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүнең бер үрнәге бу, - диде Людмила Белоусова һәм чыгышында игътибар итәргә тиешле мәсьәләләрне дә билгеләде. 

Виталий Агапов Зәйдә Изге Макария чиркәве төзелешенә үзеннән ярдәм буларак, 200 мең сум акча күчерәм, башкалар да кушылсыннар, дип белдерде һәм аның бу сүзләрен зал көчле алкышларга күмде. 

Керәшен оешмасы эшчәнлегендә актив катнашучыларга район башлыгы Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы керәшен җәмгыяте һәм Зәй керәшен җәмгыяте Мактау грамоталары тапшырылды.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев