Зәй яшьләре “Безнең заман” фестивалендә җиңү яулады
Бу көннәрдә республика шәһәрләрендә “Наше время - Безнең заман” эшче яшьләр X фестиваленең төбәк турлары үтте.
Билгеле булганча, әлеге фестиваль оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләрне иҗатка тарту максатыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында уза.
Фестивальнең төбәк турларында Зәй данын ГРЭС яшьләре командасы һәм район башкарма комитеты җыелма командасы яклады.
Әлмәт шәһәрендә узган төбәк турында, фестивальнең унынчы тапкыр үткәрелү юбилей елын күздә тотып, Зәйнең ГРЭС яшьләре ун кешелек составта катнашты.
“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә Алексей Волков һәм Борис Гришин дуэты беренче урынга лаек булды. Ә “Вокал-соло” номинациясендә Юлия Старикова икенче урын алды. "Минута славы" номинациясендә - I , кече форма хореографиядә II урын яуладылар. Нәтиҗәдә ГРЭС яшьләре, гомумкомандалар арасында беренче урын алып, Казанда узачак суперфиналга юллама алды.
7-8 октябрьдә Түбән Кама халык иҗаты йортында фестивальнең икенче төбәк этабы үтте. Анда Зәйдән башкарма комитет җыелма командасы катнашты. Фестивальнең оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, Түбән Кама турына республиканың 54 предприятиесе һәм оешмасы гариза биргән, шәхси беренчелектә катнашу өчен 50 гариза теркәлгән. Шул рәвешле, 400дән артык катнашучы иҗади номерларын төрле номинацияләрдә тәкъдим иткән.
«Музыка» номинациясендә беренче урынны Елена Храмова, Мария Никитина, Иван Чебаков һәм Виктория Агашкинадан торган квартет алды. Шулай ук «Хореография» (кече формалар) номинациясендә - беренче урын, «Хореография» (ансамбльләр), «Музыка» (ансамбльләр) һәм «Дан минуты» номинациясендә икенче урын. Гомумкомандалар арасында Зәй районы командасы беренче урынны алды.
4-5 ноябрьдә Казанда узачак суперфинал ярышларында Зәйдән ике көчле команда иң-иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы хәбәр итте. Фотолар район башкарма комитетыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев