Югары Чура урта мәктәбе Белем көненә әзер
Кукмара районында эшче төркем мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты.
Кукмара районының Югары Чура урта мәктәбе дә Белем көненә әзер. Анда Пчеловод, Поршур, Түбән һәм Югары Чура авылларыннан килеп, 109 бала белем һәм тәрбия ала. Укучыларны белем йортына автобус йөртә.
Сыйныф бүлмәләренә һәм коридорның идәннәренә, спорт залына косметик ремонт ясалды, парта өсләре, урындыклар буялды. Барлык эшләрне кабинет җитәкчеләре һәм иганәчеләр ярдәме белән башкардык. Шулай ук иганәчеләр тырышлыгы белән узган ел мәктәп бинасына сигез видеокүзәтү җайланмасы куелды, быел җәй аенда 29 милли кием тектерелде. Проблемаларыбыз да юк түгел. Мәктәп 1972 елда ук салынган бит, аның түбәсеннән су үтә, шулай ук идәннәрнең дә торышы начар. Белем йортында программа буенча төзекләндерү көтелә», - ди мәктәп директоры Эльмира Тукеева.
Мәктәптән берничә метр читтә урнашкан балалар бакчасына да кердек. 1987 елда сафка баскан бинада проблемалар бихисап булса да, бар җирләре чиста-пөхтә. Сентябрь аенда ике төркемдә 26 бала йөрер дип көтелә.
Мин вазыйфамда әле бер генә ел. Моңарчы мәктәп системасында эшләгән идем. Бакчага бер дә күләмле ремонт кергәне булмаган. 2021 елда балалар уен мәйданчыгы ясалган үзе, әмма аның белән генә эш бетми бит әле. Тәрәзә-ишекләребез бик начар хәлдә, үтәли җил йөрмәсен өчен, хәтта пленкалар белән дә каплап бетердек. Бүлмәләрдә тулысынча электр чыбыкларын алыштырасы бар, койма да тотарга куштылар, бинаның нигезен ныгыту да безнең көчтән генә килерлек түгел», - ди бакча мөдире Татьяна Леонтьева.
Түбән Чура һәм Поршур авылларында урта мәктәпнең филиаллары, шулай ук балалар бакчалары эшли. Узган ел икесендә дә авыл халкы һәм Вахитов исемендәге хуҗалык ярдәмендә шактый күп эшләнгән: бәдрәф бүлмәләре ясалган, кухня өлеше ремонтланган, җиһазлар алынган. Түбән Чура авылындагы филиалда 9 бала укый. Кызганыч, быел 1 сыйныфка гына укырга керүче юк икән. Балалар бакчасында исә өйдәге шикелле җылы мохит хөкем сөрә. Анда алты сабый тәрбияләнә. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә авыл клубында концерт куйганнар, шул акчаларга аш-су, чәчтараш, медицина почмаклары һәм уенчык куярга җиһазлар, тамашалар өчен пәрдәләр сатып алганнар. Шулай ук миләш җыеп, макулатура тапшырып, малайлар һәм кызлар өчен ике милли кием дә тектергәннәр. Яңа уку елына әзерлек уңаеннан идәннәр, уен мәйданчыгында да буяулар яңартылган. «2023 елда ремонт булыр дип көтәбез. Бинага керү өлеше, санитар бүлмәне төзекләндерү, бүлмәләрнең стенасын тышлау эшләре планлаштырыла», - ди мәктәп директорының мәктәпкәчә тәрбия буенча урынбасары Роза Чулкова.
Поршур башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында да Белем көненә әзерлек эшләре башкарылганы сизелә. Биредә укучылар саны – 8, бакчага йөрүчеләр – 12. Шулай ук киләсе елда ремонт булыр дип көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев