Зәй районының Югары Баграж авылында "Ярдәм кулы суз" акциясе дәвам итә.
Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре "Өмет" түгәрәгенә йөрүче балалар белән бергә авылның ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итте. Әлеге игелекле эш “Ярдәм кулы суз" акциясе кысаларында үткәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән Анна Бутакова һәм Наталья Коронова йортына бардылар. Алар өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышты, ишегалларын, капка төпләрен себерде.
Шушындый изге эшләргә тагын да күбрәк яшьләр кушылсын иде, дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев