Тамаша 1,5 сәгать һәм ике телдә барачак.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен "Бәчкә белән Марҗук маҗаралары" дип аталган Яңа ел тамашасы узачак.
Оештыручылар нәниләр өчен спектакль, мастер-класс, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, тәм-томнар әзерли. Тамашада сүз Яңа елны зарыгып көткән керәшен песие һәм куяны турында барачак.
Сценарийны КВНчы, алып баручы Дмитрий Баранов әзерли. Рольләрне мәдәни үзәк һәм "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары башкарачак.
Тамаша 23 декабрь (16.00 сәгатьтә), 24 декабрь (11:00, 14:00, 17:00 сәгатьләрдә) һәм 25 декабрь (11:00, 14:00, 17:00 сәгатьләрдә) узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7-919-623-66-28 (Аида).
Нет комментариев