Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырак түтейләр җыелышкач

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Җәгез әле, җырак түтейләр» музыкаль кичәсе булды.

24 февральдәге ул кичә Казан шәһәре керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан, Халыклар дуслыгы йорты һәм "Айбагыр" фольклор ансамбле белән берлектә оештырылган иде.

"Бүген – Май чабуның бишенче көне. Әле кичә генә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үткән идек, залда утыручы ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәгеләргә дә сәламәтлек, түземлек телик, – дип башлады үзенең чыгышын Казан шәһәре керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова. – 2023 ел –Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. "Җәгез әле, түтейләр"не, шуның кысаларында, музыкаль кичә буларак уздырырга уйладык. Төрле форматта үтә торган бу проектыбызның максаты – гадәтләребезне, җыруларны, йолаларны һәм һәм керәшен шагыйрьләре иҗатын халыкка җиткерү. Ул проектны Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкчелегендәге "Айбагыр" ансамбле һәм аңа йөрүче карендәшләребез тормышка ашыра.

Кичәне алып баручы Евгений Максимов, зал тутырып утыручыларның кайлардан килгәнлеге белән кызыксынды. Тамашачыларның: "Алабуга, Апас, Мамадыш, Питрәч, Кама Тамагы, Саба, Түбән Кама, Казан", – дигән тавышлары ишетелде.

"Җәгез әле, җырак түтейләр" кичәсендә тамашачы чыгыш ясаучыларның фонограммасыз, үз тавышлары белән башкарган җыр-көйләрен тыңлап, бар дөньясын онытып ял итте. Әлбәттә, кичә үзәгендә "Айбагыр" ансамбле булды:

Иртәләрдән торып, ипи бастым,

Арышлардан түгел, әй, бодайдан.

"Айбагыр" түтиләре Питрау бәйрәме тамашасын да уен-көлке аша матур итеп күрсәтеп үттеләр.

 

Вера Семенованың, Мария Майорованың сәнгатьле итеп нәфис сүз сөйләүләре, Полина Михайлованың үзе язган шигырьләрне укуы да кичәгә матур бер бизәк булып өстәлде.

Татьяна һәм Анфиса Щербаковаларның үз әниләреннән откан "Авыл читендә, бабай йортында" дип, гражданнар сугышы чорындагы иске җыруны башкарулары; нәни кыз Ралина Нуриеваның "Катюша"ны җырлавы – күңелдә патриотлык хисләре уятып, хәзерге чорда яңача яңгырады.

Керәшен халык җыруын күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкарган Анна Богашованың оныгы Азалия Ямаш Игәнәйнең "Әтәч" шигырен оста итеп сөйләде. Балалардан әле Риана Семенованың заманча биюләре, Арсений Гавриловның керәшен җыруын да әйтергә кирәктер. Бу кичәдә балаларга Светлана Алексеевна Казан керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын да тапшырды.

"Айбагыр" ансамбленә йөрүче түтиләр керәшен җыруларын, көйләрен саклап, яңартып халыкка җиткерү белән чикләнмиләр. Үзләренең оныкларын һәм башка балаларны да керәшен культурасына тарталар. Бәләкәйдән үк үзләренә ияреп, концертларда катнашып йөрүче ул балалар киләчәктә олыларга менә дигән алмаш!

Сүз уңаеннан, кичәнең кунаклары – Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән Фадеевлар гаилә ансамблендә өч буын чыгыш ясый: бәләкәй Виктория, аның дәдәе Арсений, әниләре Анна, җырак әбиләре Нина.

Бу гаилә ансамбленең дә, шулай ук, Тамара Михайлова, Зоя Борисова, Нина Журавлева һәм башкаларның җырлауларын да сокланып тыңладык. Анна Петрова һәм Валерий Николаев "Чабата биюе"нә төшкәч, утырган урыннарында тыпырдап алучылар да булды.

Тамаша залында утыручы танылган керәшен артисты Аграфена Васильеваны алкышлап, ике мәртәбә чакырып чыгарып сөйләттеләр. "Минем өчен юмор-сатира язучы булмады, үзем өчен үзем яздым", – дип, сүзен тамашачыны елмайтудан башлаган Аграфена барыбызны да кушаматлы, киң күңелле кешеләре белән үз булган керәшен дөньясына алып кереп китте.

Георгий Ибушев белән Олег Фазылҗановка да бу кичәдә тамаша карап кына утырырга язмаган икән – аларны да тамаашчы каршына чакырып чыгарып җырлаттылар, сөйләттеләр.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан ук керәшен хәрәкәте башында торучыларның берсе – Түбән Камадан килгән Виктор Шадрин шул елларны искә төшереп үткәннән соң, үзенең "Гасырлар кичкән Колышчы" китабын Галина Казанцевага һәм Георгий Ибушевка бүләк итте.

Кичә тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады, сөйләшү-аралашулар, фикер алышулар дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев