Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыдагы Питрау җыенында

Усы керәшеннәре үз җыеннарына бар халыкны җыйды.

Мөслим районындагы Яңа Усының Питрау мәйданы, авыл халкының үз күңеле шикелле үк, искиткеч киң итеп ясалган. Тау итәгендәге Тарлау аланында урнашкан бу мәйдан Питрау җыенына райондагы бар халыкны җыйды.

Мәйданда, иң беренче булып, авыл мәктәбендә укучы балаларның “Усыкай бөреләре” фольклор коллективы керәшен җыруы белән башлап җибәрде. Алардан соң, мәйданга бәйрәм бүләкләре бәйләнгән колгалар күтәреп, “Усыкай буйлары” ансамбле керде. Керәшен милли киемендәге “Усыкай буйлары” кызлары, гадәт буенча, җырлый-җырлый, мәйданны әйләнеп чыктылар.

Җыенны ачу тантанасында Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм, шулай ук, Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова чыгыш ясап, халыкны котладылар. Питрау җыенының күңелле узуын, тырыш Усы халкының киләчәктә дә шулай, дус-тату бер гаилә шикелле бердәм булып, мулыккта яшәвен теләделәр.

Усылылар үз җыеннарын, гади һәм чын керәшенчә итеп уздыралар. Сиксәннең өске ягындагы Кузьма дәдәй Ивановның, шулай ук, олы яшьтәге Гөлсинә Пискунованың, Керәшен Шураныннан Лида Егорованың үз авыллары көйләрен башкарулары да шул хакта сөйли.

Питрау бәйрәмендә генә күрергә мөмкин булган матур ярышны – такыя үрү һәм Питрау себеркесе бәйләүне дә мәйдандагы халык кызыксыну катыш күзәтте. Такыяны Усының үзендәге пекарняда повар-кондитер булып эшләүче Индира Игошева кебек оста итеп беркемнең дә үрә алмаганы ачыкланды.

Галия Вәлиева бәйләгән Питрау себеркесен авылдашлары иң матуры, иң зуры, дип таптылар.

Үлән арасына сибелгән вак акчаны җыю ярышы да кызыклы гына булды. Станга, капчык урынына, себерке тотып менеп утыручыларга баштарак гаҗәпләнеп карасалар да, “себерке сугышы” үз эченә бөтереп алып кереп китте. Тирә-якта көндәшләрнең әле берсенә, әле икенчесенә көч биреп кычкырган тавышлар яңгырады. Уен-көлкеле  бу ярышта Үрәзмәт авылыннан килгән кунак егете беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Әле ул геодезист егет 250ле кадакны олы агач чүкеч белән агач эскәмиягә бер сугуда кагып кертеп тә халыкның ушын алды.

Хатын-кызлар арасындагы “себерке сугышы”нда Мөслимнең үзеннән килгән Айсылу Әсадуллина көндәшләрен җиңде.

Күкәй салынган кашык кабып йөгерүне Усыда гаилә эстафетасы итеп оештырганнар иде. Алты гаилә катнашкан бу узышның шарты буенча, башта әти кеше каз күкәе салынган олы агач кашыкны авызына кабып йөгерә. Аны гаиләдәге әни алмаштыра. Анысы инде тавык күкәе салынган коймак туглый торган кашыкны кабып чаба. Бала исә чәй калагыннан аз гына зуррак агач кашыкны кабып йөгерә. Ул кашыкка вак күкәй салына.

Усы авылының шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Валентин Романов Питрау җыенындагы ярышларда җиңүчеләр өчен бер дуңгыз баласы һәм өч әтәч биргән. Мөслимнән Әсадулиннар гаиләсе дә бер әтәч күтәреп килгәннәр.

Болындай иркен мәйдан уртасына дуңгыз баласын җибәргәч, нәни “мыркылдык”  аптырап торган арада, бер көтү кеше аны куа башлады. Тоттым дигәндә генә ычкынып чаба торгач, ахыр чиктә аны арада иң җитезе булган 26 яшьлек Денис Григорьев эләктереп алды. Уен шарты буенча, дуңгыз баласын аңа бүләк иттеләр.

Дүрт әтәчне авыш багананың иң очына кадәр менеп җитә алучыларга приз итеп тараттылар. Авыш баганага менеп, әтәч алучылар арасында Усы малае Рафаэль Юмагулов белән шушы авыл кызы Камилә Григорьева да бар.

Питрау җыенында Түбән Камадан кайткан авылдашлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Галина Сабирова чыгыш ясады. Усыда гомер кичерүче Клара Игошеваның Баулы шәһәрендә торучы оныгы Руслан Фәрраховның да җырлары яңгырады. Эшче яшьләрнең республика күләмендәге “Безнең заман” фестивалендә уңыш яулаган бу керәшен оныгының җырлары тамашачыны сокландырды. Тойгелде авылы егете, Татарстаның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов та Усыдагы Питрау җыенына Казаннан махсус кайтып үзенең җырларын бүләк итеп китте.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев