Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбе укучылары белән халык традицияләрен искә алганнар, халык сынамышлары, йолалары турында сөйләгәннәр
Әлеге чараның максаты – балаларның халык йолалары, бәйрәмнәре турында белгәннәрен тагын да арттыру, фольклор белән таныштыру. Шулай ук, Покрау бәйрәме һәм аңа кагылышлы йолалар турында да сөйләшкәннәр.
“Очрашуны авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге ветераннар советы председателе бергәләп оештырдылар”, – дип яздылар Хуҗа Хәсән авылының ВКонтактедагы төркемендә.
Бәйрәм табын янында, җырулар белән дәвам иткән.
Нет комментариев