Чара Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, Казан епархиясе тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылачак.
29 ноябрь Казан-Богородица ирләр монастырендагы Казан епархиясе тарихы музеенда (Большая Красная урамы, 5 ) Идел буе халыкларының православие традицияләренә багышланган иҗат кичәсе узачак.
Программада чиркәү тарихы докторы протоиерий Алексий Колчерин лекциясе, архиерей ирләр хоры концерты (җитәкчесе Денис Рогов) һәм "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы көтелә.
Чара 19.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Фото: Фирая Моратова
Нет комментариев