Видеоязманы карап, Харитоновлар гаиләсе белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.
Ике бала әнисе, тормыш иптәшенең таянычы, уңган хуҗабикә Людмила Харитонова “Нечкәбил” республика бәйгесенең ярымфиналына узды.
Анда Татарстанның төрле районнарыннан килгән 28 кеше катнашты. Түбәнкамалының чыгышы җюри тарафыннан югары бәяләнде. Харитоновлар гаиләсе “Халык традицияләре” номинациясендә дипломга лаек булды.
Нет комментариев