Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: керәшен биюен өйрәнәбез

Киләсе атнада «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле керәшен биюе буенча мастер-класс үткәрә.

15 сентябрь 17.30 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер-классны Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак.

Чара барышында артистлар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алачак. Чарага керү ирекле. 0+

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев