Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирның батыр егете Валерий Тупаев истәлегенә классташлары шигырь язган

Шушы көннәрдә Мамадыш районының Владимир авылы егете Валерий Тупаев махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды.

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган классташыбыз Валерий Владимирович Тупаевның якты истәлегенә багышлана.

Героебызга багышлап…
 

Быел көзләр бигрәк матур килде,

Бар табигать – алтын төсләрдә.

Шушы көздә без бит сине көттек,

Кайтырсың дип туган җирләргә.

 

Насыйп булмады шул очрашулар,

Без дигәнчә булып чыкмады...

Тетрәндергеч хәбәр килде безгә,

Эх, сыкрый йөрәкләр ярасы.

 

Истә кыңгыраулы мәктәп еллары,

Беренче класска керүләр.

Бергә уйнап, күңел ачып,

Дәрестән соң кайтып китүләр.

 

Ике кулның ун бармагы кебек,

Бүгенгәчә тату, бердәм булдык без.

Мәктәп елларында башкаларга

Үрнәк класс булып тордык без.

 

Син бит безнең арабызда,

Иң юашы булдың, җитез, сөйкемле.

Синең матур елмаюлар,

Күз алдында тора шикелле.

 

Мәктәп елларыннан соң, коштай,

Таралыштык төрле якларга.

Шулай да өзелмәде аралар

Аралашып тордык һәрчак та.

 

Очрашулар булды биш ел саен, –

Түземсезлек белән көттек без.

Бу җәйләрдә синсез күрешсәк тә,

Хәбәреңне ишетеп тордык без.

 

Киткән чакта вәгъдә бирдең бит

Исән-имин йөреп кайтырга.

Көннәр, айлар санап көттек без,

Синең белән очрашып калырга.

 

Ун бөртекнең берсен кайрып алды,

Мәрхәмәтсез булды бу язмыш.

Онытмабыз сине, сүз бирәбез,

Күңелләрдә – һич китмәс сагыш.

 

Соңгы юлга озатырга килдек,

Соңгы сүзләр тик әйтелмәде.

Классташларның йөрәк ярасы

Шигьри юлларда калсын мәңге

 

Яшьли киттең безнең арабыздан

Яшәргә дә иде әле, яшәргә...

Язмыштан узмыш юк дисәләр дә,

Йөрәк ышанмый бит ул сүзләргә.

 

Авыр туфрагың җиңел булсын, классташ,

Якты булсын караңгы гүрләрең.

Тыныч йокла, бер дә борчылма син,

Якыннарыңа булырбыз терәк,

Тапмасак та юату сүзләрен...

 

Мамадыш районы Владимир авылы мәктәбен тәмамлаган классташлары исеменнән Пасыева Галина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев