Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Мироваев исеме күпләргә таныш

Алабуга районының танылган кешеләре белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Владимир Алексеевич Мироваев — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул 1954 елның 11 декабрендә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында дөньяга килә. Әбисе Агриппина тәрбиясендә үсә. Кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк Владимир, сигезенче классны тәмамлаганнан соң Чувашияның Цивильск шәһәренә мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә, ә 1972 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына күчә . 1973 елда аны тәмамлап, белемен Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә. Биредә ул оркестр бүлегендә баян специализациясендә укый һәм институтны 1977 елда тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итә. 1973 елда Фазыл Шәех сүзләренә беренче әсәрен — “Алабуга вальсы”н яза.

Укуны тәмамлаганнан соң күп җирләргә юллама бирелсә дә, Владимир Алексеевич яратып өлгергән Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта. 1979 елда 23 яшьлек егет Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укыта һәм иҗат итә башлый. Баян, фортепиано, аккордеон, тальян, курайда уйный. 1989 елдан “Кардәшләр”, 1999 елдан “Ак каз” керәшен фольклор халык ансамблен җитәкли. “Ак каз” керәшен фольклор халык ансамбле белән күп санлы конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Россия, Татарстан шәһәр-авылларына гастрольләргә чыга.

Хәзерге көндә Владимир Мироваевның 400 дән артык язылган көе, шигырьләре бар. 2014 елда Владимир Алексеевичның “Син назыңнан мине ташлама” җыентыгы дөнья күрә. 2019 елда үзенең иң шәп 65 җыры кергән “Алабугам – Ак калам” җыентыгын бастыра.

Мироваевлар гаиләсе республикада моңлы, иҗади, актив гаиләләрнең берсе буларак билгеле. Балалары һәм оныклары барысыда җыр-биюгә гашыйк, оста кешеләр. Владимир Алексеевич тормыш иптәше Гөлчәчәк белән дә җыр аша таныша. Кызлары Диләрә профессиональ җырчы, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек.

Владимир Мироваев лаеклы ялда булуына карамастан, иҗат белән шөгыльләнүеннән туктамый, җырлар, шигырьләр иҗат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев