Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов: «Бу үрдәкнең борынын ышкыганнар балага уза»

Яр Чаллы керәшеннәре музеенда саклана торган уникаль экспонатка тап булдык.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Яр Чаллы керәшеннәре айлыгы башланып китте. Үзәкнең музеенда инде ул яктан килгән экспонатлар белән экспозицияне дә күрергә мөмкин. 

Күргәзмәне әзерләгән вакытта Яр Чаллы керәшеннәре лидеры Виталий Агапов бер кызыклы экспонат турында сөйләде. Сез аны фотода күрә аласыз. Бу – үрдәк формасындагы савыт. Әмма аның үзенчәлеге шунда – борынын ышкыганнар балага уза икән.

Виталий Васильевич мисалын да сөйләде.

- 2013 елда Казанда узган Универсиадага экспонатлар җибәрдек. Шунда Африка якларыннан килгән кунаклар үрдәкнең борынын ышкыганнар һәм бик уңышлы булган – балага узганнар. Хәзер ул балалар да үсеп беткәндер инде. Әле Владислав улымның да күптән түгел кызы туды. Шуның хикмәтедер.

Бу экспонатка 250 ел бар. Ышкый-ышкый борыны да юкарган, краскасы да чыгып беткән иде, яңартып торабыз, – диде ул.

Бу уникаль экспонатны сез дә Җырчы Җәкәү йортына барып күрә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев