Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганеева: «Тормышка карашым үзгәрде»

«Ирек мәйданы» газетасында җырчы белән чыккан интервьюдан өзек.

— Социаль челтәрләрегездә видеоларны күпләр көтеп ала, сезгә карап, сабыр булырга өйрәнәләр.
— Минем хәлдә калган хатын-кызларны яхшы аңлыйм. Яраткан кешеңнең кинәт китеп баруы бик авыр. Моның нинди ачы хәсрәт икәнен үз башыннан кичергәннәр генә төшенә. Камилнең үлеме мине генә түгел, бар кешене тетрәндерде. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез кайгымны уртаклашып шалтыратты. “Бәхетле” кибетендә эшләүче кызларга кадәр елады. Камил соңгы 15 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тавыш режиссеры булып эшләде. Чын мәгънәсендә бар яктан камил, рәхәт кеше иде. Аңа җыр яздырырга чират тордылар. Мәшһүр җырчылар Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар аның белән генә эшләргә тели иде. Чөнки Камил — җайлы кеше, киңәшләрен дә бирә. Микрофон белән эшләргә өйрәтә, хаталар китсә, төзәтә. Сабыр, тыныч булды.

— Супер пәрәмәчләрегезне бүген дә пешерәсезме?
— Пешерәм. Әле 35 еллыкка туебызда шаһитлар булган, Камил белән бергә укыган сабакташлары, дусларыбыз, туганнарны чакырып, кунак иттем. Ике көн әзерләндек. Дус кызларым да булышты. Бернинди тәмләткеч кушмыйча, үз шулпасында гына, 4-5 сәгать сүрән утка куеп, казанда каз пешердем. Ит, бәрәңге пәрәмәчләре ясадым. Бу — традицион ризыкларым. Кунакларны шатландырырга ярата идек. Камил гел сул ягымдагы урындыкта утырды. Ни хикмәт, бу юлы кунаклар утырышып бетте, ә аның урындыгы буш калды. Анда Камил утырган кебек булды. Өйгә керсәм, мин кайттым, дим, киткәндә, институтка барам әле, дип ишектән чыгам. Камил хәзер дә янымда кебек. Кая барсам да, гел өйгә кайтасым килә, анда мине Камилем көтәдер сыман.

Эльвира МОЗАФФАРОВА, Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев