Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктор Шадрин: «Туганайлар»га язылучыга бүләгем булсын»

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче карендәшебез, журналистика ветераны Виктор Шадрин 2025 елга «Туганайлар» газетасына язылучыга бүләк китерде.

Үзебезнең керәшен газетасы белән, әле Чаллыда «Керәшен сүзе» чыккан вакыттан ук элемтә өзелмәде. Журналист буларак, җай чыккан саен, карендәшләргәдә «Туганайлар» турында сөйлим, үзен керәшен дип санаган һәр кеше үзебезнең газетаны алырга тиешлеген аңлатам. Әлбәттә, үзем дә елга ике мәртәбә почтага барып, «Туганайлар»га язылам. 

Газетаның 24 октябрьдә чыккан санында «Туганайлар»ны өзелеп яратучыга» дигән язманы укыдым да, үзем дә приз уйнатуда катнашырга булдым. Юк, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрмәдем, ә шул язмадагы Кутузовлар үрнәгенә иярергә булдым. Казан шәһәрендә яшәүче Кутузовлар 2025 елга «Туганайлар» газетасына язылган кешеләр арасында оештырыла торган уен өчен редакциягә приз китергәннәр. 

Кибеткә кергәч, матур тартмага салынган сөлгеләр күрдем дә, «Туганайлар» редакциясенең призлар фонды өчен шәп булыр дип, алдым. Ул сөлгеләр дә, приз буларак, редакциянең ВКонтактедагы группасында, 26 декабрь көнне, туры эфирда уйнатыр өчен ярап куяр.

Сүз дә юк, бүләк алулары күңелле. Әмма ел дәвамында «Туганайлар» газетасының 24 мәртәбә өйләребезгә килеп, күңелләрне яктылык, өмет белән тутыруын бернинди бүләкләр белән дә чагыштырып булмый.

Шулай булгач, барыбыз да, бертуганнардай бердәм булып, 2005 ел өчен дә «Туганайлар»га язылып куйыйк. Үз газетабызга үзебез язылып, үзебез укымасак, үзебез сакламасак, читләргә аның кирәге булырмы, карендәшләр?

Виктор ШАДРИН,
Россия журналистлар союзы члены. 
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев