Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктор Япаев Саха республикасында уза торган фестивальдә керәшенчә җырлады

Шушы көннәрдә Саха республикасының башкаласы Якутскта «Алтын Майдан — Якутия» дип аталган халыкара инклюзив фестиваль уза.

Аны тантаналы рәвештә 25 мартта ачып җибәрделәр. Ачу тантанасына Бурятия, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Татарстан һәм башка төбәк вәкилләре килде. Ә барлыгы фестивальдә катнашу өчен биш йөздән артык кеше җыелды. Араларында – этно-мода театрлары, фольклор коллективлар, милли сәнгать үзәкләре артистлары. 

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йортын җитәкләүче, күпләгән бәйгеләр лауреаты, активист Виктор Япаев та фестивальдә катнашырга дип Саханың иң үзәгенә килде. 

– Конкурста үземнең әби-бабаларымның, туган авылымның җыры "Озын көй" белән катнаштым. Шулай ук, керәшен һәм татар мәдәният ачып бирә торган тагын бернчиә җыр да башкардым. Фестивальнең милли юнәлештә булуы кызыклы. Татарстанда яшәүче халыкларның күбесе белән таныш, Россиянең башка төбәкләрендәге төрле милләт вәкилләре белән дә аралашырга насыйп булды менә. Конкурстан тыш, мастер-класслар, шәһәр буенча экскурсияләр уза. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч, – дип сөйләде Виктор "Туганайлар" журналистына.

Конкурсның нәтиҗәләре фестивальнең соңгы көнендә - 30 мартта билгеле булачак. Виктордан шатлыклы хәбәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев