Кощаково мәдәният йортында, мәктәп укучылары катнашында, ветеран укытучыга багышланган кичә уздырылган.
Питрәч районының Кощаково авылы мәдәният хезмәткәрләре “Безнең яшьлек командасы” дигән очрашу уздырганнар. Анда педагогик хезмәт ветераны Анна Мишанина белән мәктәп укучылары катнашкан.
“Анна Анатольевна үз тормышы, яшьлек еллары һәм педагог һөнәре турында бик теләп сөйләде. Балалар аңа бик сораулар бирделәр. Әңгәмә һәркемдә уңай эмоцияләр калдырды”, – дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Нет комментариев