Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитова: Әбиләрнең басуда җиңел генә бала табуы турында сөйләмәгез миңа

Журналист яңа бала тапкан аналар турында фикерләре һәм әбисе сөйләгәннәр белән уртаклашкан

«Яңа Гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручысы Венера Аитова яңа бала тапкан әниләр турында бик дөрес сүзләр язган.

«Әни кешегә бала тапканнан соң төгәл 2 айдан соң гына бераз хәл керә башлый. Моны мин икенче баланы тапканнан соң тәгаен әйтә алам.

Ә бер атнадан очынып кайлардадыр йөрүче әниләргә мин ышанмыйм. Эшкә-фитнеска тиз чыгучыларга бигрәк тә! Булмый ул алай. Табигать безне алай яратмаган. (Калганнары яки чарасызлык, яки кыланчыклык/кемгәдер нәрсәдер ышандырырга теләү генә!)

Сөйләмәгез миңа әбиләребез җиңел генә басуда табып, эшен дәвам иткән дип! Булмаган алай! Статистика буенча да кырылганнар хатыннар ул вакытта.

Ә кадерле әнкәләрне кендек әбисеннән башлап, ире, балалары-өйдәгеләр генә түгел, күршеләр дә караган, ярдәм иткән. «Бәби ашы»н да бәйрәм итәргә түгел, әни кешегә ярдәм йөзеннән китергәннәр. Өзлекмәсен өчен! Баланы үстерергә сәламәт әнисе булсын өчен!

Әбием үзенең әнисе-карт әби (9 бала анасы!) турында шаккатып сөйли. Ни дәрәҗәдә белеп эш иткәннәр! Сыпыручы апалар булган, дөрес үләннәрне бирүче, бала тапканнан соң «бәйләп куя» белүчеләр дә һәр авылда булмаса, берничә авылга бер булган. Буыннан-буынга күчкән хатын-кызларга гына билгеле булган белемнәр булган бит. Совет вакытында никтер алар юылган. Хәзер шул бушлыкны бераз тулыландыра башладылар бугай.

Белүчеләр белән «белгән булып кыланучылар» буталды гына. Шунлыктан яңа нормалар да чыга. Бала табуга ук зифа буйлы, күзләре янган, энергиясе ташып торган, 3 баланы карап, эшен дә, өен дә барлаучы «идеаль әни» — булмасагыз. Кызлар, борчылмагыз, сез үзегез генә түгел!

«Идеаль әниләр»нең башка хикмәте бардыр. Һәм ул реаль тормыштан бик ерак. Ә әни кешегә бала тапканнан соң барыбер вакыт кирәк. Балага сөтне генә түгел, гомумән, организмны рәткә китерергә, идеаль булмаган үзеңне, йокысыз төннәреңне, яңарган тормышыңны кабул итәргә, игътибарны элеккедән дә күбрәк таләп итүче «абый» булган балаңа тагын да күбрәк вакыт табарга өйрәнергә — барыбер вакыт кирәк», — дип язган журналист.

Венера Аитова белән аның бик күп виртуаль дуслары килешкән.


ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев