Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Колчерина: «50 ел элек кабызган мәхәббәт учагы әле бүген дә сүнми»

Валентина һәм Юрий Колчериннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Алар 50 ел элек Зәйнең музей бинасында (ул вакытта поссовет була) язылышканнар.

-Без балачактан бер-беребезне беләбез. Бергә үстек, әти-әниләребез дә дуслар иде. Мин Юрийны армиягә озаттым, көтеп алдым. 50 ел элек кабызган мәхәббәт учагы әле бүген дә сүнми дә, сүрелми дә, — дип сөйли Валентина Ивановна.

Өйләнешкәндә Валентинага — 18, Юрийга 22 яшь була. Армиядән кайтучы егет чемоданын күтәреп Валясы янына килә, эшне дә тиз тота, әйдә, өйгә кайтабыз, дип Валентинаны өйләренә алып кайтып та китә.

-Туйга әзерләнгән көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Челтәрләп бәйләнгән күлмәккә заказ бирдем. Көннәр нык салкын иде, ЗАГСка «Москвич» машинасында бардык. Ике көн бәйрәм иттек. Учак аша да сикердек. Элекке йолалар буенча күрше-тирәдәге әбиләр тәрәзәдән туйны карап та йөрделәр. 50 ел бер мизгел кебек үтте дә китте, сизмәдек тә, — дип искә ала Валентина Ивановна.

Колчериннар гаиләсендә өч ул — Владимир, Игорь, Олег үскән. Бүгенге көндә дүрт оныклары һәм бер оныкчыкларына куанып яшиләр.

— 2023 ел авыр булды. Илдәге вазгыять үзгәрде. Безнең киявебез дә махсус хәрби операциядә катнаша. Без аның һәм башка ир-егетләребез өчен бик борчылабыз. Аларның барысының да исән-сау кайтуын телибез, — дип күз яшьләре аша теләкләрен дә җиткерде алар.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев