Вадим Захаров: «Репертуарымда әниләр турында соңгы җырым»
Вадим Захаров әниләргә багышланган соңгы җырын яздырган. Яңа җыр «Тыныч йокла, әни» дип атала.
Әлеге җырның бер өлешен тавыш яздыру студиясендә видеога төшереп, социаль челтәрендә урнаштырган.
«Тыныч йокла, әни... Наилә Булатова сүзләре, Илфир Искәндәров көе. Репертуарымда әниләр турында соңгы җырым», — дип язган ул.
Вадим Захаровның бу җыры да йөрәккә үтеп керә:
«Әнкәй дигән олы исемне мин
Саклыйм һәрчак йөрәк түремдә.
Сизәсеңме, ак чәчәкләр тотып,
Кабереңә килдем бүген дә.
Тыныч йокла, әни, тыныч йокла,
Борчымый бит сине беркем дә.
Елый-елый үткәннәрне сагынып,
Кабереңә килдем бүген дә»
Виртуаль дуслары да җырны ошаткан: «Эх Вадим, елатасың. Әниләрне сагынып еламаган бер көндә юк», «Бик матур мәгънәле җыр», «Үзәкләрне өздерә, молодец Вадим» ише комментарийлар күп язганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев