Вадим Захаров концертында кызык хәл булган
Хәбәрләр

Вадим Захаров концертында кызык хәл булган

Бу вакыйганы безгә алып баручы, КВНчы Дмитрий Баранов сөйләде.

Дмитрий Баранов – җырчы Вадим Захаров иҗади төркеменә керүче артист, алып баручы. Ул безгә Татарстан районнарының берсендә концерт вакытында булган кызык хәлне сөйләп бирде. Болайрак булган (Дмитрий Баранов сүзләреннән):

“Азнакайда чираттагы концерт бара. Мин чыктым сәхнәгә. Гадәттәгечә, монологымны сөйләдем. Һәм бу юлы нишләптер башка типте дә, зал белән кечкенә интерактив уздырып алырга булдым.

– Актаныш, ничек кәефләр? – дип сорыйм. Залда – тынлык. Тагын сорыйм:

– Актаныш, ничек кәефләр?

Сәхнәгә Вадим чыгып килә:

– Тукта, тукта, син нәрсә? Без бит Азнакайда, – ди. – Тамашачылар, сез игътибар итмәгез инде. Ул да минем кебек керәшен бит. Без керәшеннәр барыбыз да тулы түгел инде, – дип көлә.

Аннары мин югалып калмадым да, әйтәм:

– Юк, мин аларны игътибарлы булуларын гына тикшереп карамакчы идем.

 


Нет комментариев