Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усы халкы — бергәлекнең көч икәнен аңлый һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә бердәм

Мөслим районының Яңа Усы халкы махсус хәрби операциядәгеләр өчен окоп шәмнәре ясый, җылы оекбаш һәм бияләйләр бәйли.

Яңа Усы халкы, махсус хәрби операция башланганнан бирле, Ватан кушкан бурычны үтәүче якташларына һәм барлык ир-егетләргә бердәм рәвештә ярдәм итә. 

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова әйтүенчә, хәзерге вакытта җирлекнең үзеннән алты ир-егет махсус хәрби операциядә икән. Аларның өчесе мобилизация буенча алынганнар, ә калганнары — контрактчылар. Җирлек җитәкчлеге ул егетләрнең ата-аналарына хәлдән килгәнчә ярдәм итә: көзен бакчада бәрәңге алырга булышалар; кыш айларында пичкә ягар өчен утын әзерләп кайтарталар; бәйрәмнәрдә бүләкләр, азык-төлек илтәләр. 

Махсус хәрби операциядәге егетләр дә, мөмкинлекләре булганда, ата-аналары, якыннары белән сөйләшеп торалар. Кыска вакытлы ялга кайткан чакта, алар мәктәп укучылары һәм авылдашлары белән оештырылган очрашуларда катнашалар. Ватан кушкан бурычны намус белән үтәячәкләренә ышандыралар. Үз чиратларында, авылдашлары да аларга ныклык, кыюлык һәм тиз арада тынычлык урнаштырып, исән-сау әйләнеп кайтуларын телиләр. Фронттагыларга гумнитар ярдәм туплауда үзләренең булышачакларын әйтәләр.

Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү буенча районда оештырылган волонтерлар хәрәкәтенә кушылучыларның да иң активлары — Яңа Усы кешеләре. Ә алар арасыннан Людмила Рөстәмова-Игошева, Валентина Игошева һәм Миләүшә Филиппова үзләренең тырышлыклары белән аерылып тора. Соңгы арада Яңа Усы кешеләре, аз гына буш вакытлары булуга, авыл мәдәният йортына окоп шәмнәре ясарга җыела.
Чакырганны, әйткәнне көтеп тормыйча, күмәк эшләрдә үзләре белеп һәм теләп катнашучы барлык авылдашларына рәхмәт әйтү белән беррәттән, Галина Степановна бүгенге көндә Усы җирлегендәге барлык кешене борчуга салган хәбәрне дә җиткерде: махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итүче авылдашлары Владик Ермолаев — хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Барысы да Владикның тизрәк табылуын һәм исән-сау булуын сорап, Ходайга ялваралар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев