Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укучылары конкурсларда еш җиңү яулыйлар
Шушы көннәрдә күренекле шагыйрь Әхмәт Гаделгә багышланган «Әхмәт Гадел укулары» республика фәнни-практик конференциясендә чыгыш ясап, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең 11нче класс укучылары - Виталий Кирушин белән Альберт Юзеев I урынга лаек булганнар. Алар Владимир авылы турында чыгыш ясаганнар. Фәнни җитәкчеләре – безнең даими хәбәрчебез Лидия Константинова (Пасыева).
Карендәшләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев