Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда «Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк» дип исемләнгән очрашу узды

Очрашу иҗат белән янып яшәүче Андрей Кузьминның иҗат кичәсе буларак оештырылды.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында без әледән-әле үзебез дә газета битләрендә язып торабыз. Шундыйларның берсе – Андрей Кузьмин.

Инвалидлар декадасы кысаларында Урта Баграж авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче Мария Князева белән бергә “Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк" дип исемләнгән очрашу уздырды. Ул иҗат белән янып яшәүче Андрей Кузьминның иҗат кичәсе буларак оештырылды. Шулай ук, Андрейның үзе язган картиналарыннан, шигырьләр җыентыгы басылган китабыннан һәм күп санлы Мактау грамоталары, дипломнарыннан күргәзмә дә эшләде.

Андрей шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата. Аның язган һәр шигыре тирән эчтәлекле. Аның әти-әнисенә, әбиләренә, туганнарына, туган ягына багышлап язган шигырьләре дә бик күп. Ул без күрмәгәнне күрә, без искә алмаганны искә ала, күрер күзгә гади генә күренешләрдән илаһи матурлык таба белә. Андый күңел кеше саен бирелмидер, мөгаен.

Кичәне Баграж авыл жирлеге башлыгы Павел Минеев ачты.

– Бу декаданың төп бурычы – безнең сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәләтле булуларын, бу тормышта янып яшәүләрен күрсәтү. Декада кысаларында безнең авыл җирлегендә яшәүче бер генә инвалид кеше дә игьтибардан читтә калмаячак. Җылы сүз, игьтибар, аралашу алар өчен бик мөһим, – диде Павел Николаевич.

Андрей район керәшеннәре тормышында актив эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм аңа Баграж җирлеге исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Кичәдә Андрей үзе язган шигырьләрен укыды, матур итеп җырлады. Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйровның тормыш юлы, иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды.

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев