Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманчы янындагы Бөрсет елгасын «дәвалый» башлаганнар

Көненә1 мең кубометр тирәсе чүп чыга.

Мамадыш районының Урманчы авылы янындагы Бөрсет елгасында чистарту эшләре бара. Әлеге эш "Экология" проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. 

Махсус экскаватор елганың төбеннән бөтен чүп-чарны яр буена күтәрә. Тәүлеккә 1 мең кубометр тирәсе ләм чыга икән. Бүгенге көндә 25-30 мең кубометр чүп-чар алынган. Техник эшләр башланганчы, яр буйларының арасы 5 метр булса, хәзер инде 11 метрга кадәр киңәйгән. Шулай ук, Бөрсетнең тирәнлеге соңгы елларда 1 метр гына булса, бүген - 2,5 метрга җитә.

- Бу бик кирәкле проект. Елганың үзен дә, яр буен да чистарталар. Киләчәктә монда балык тотып та, ял итеп тә булачак, - дип сөйләде Урманчы авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин.

Техник эшләр 2023 ел азагына тәмамланачак дип көтелә. Барлыгы елганың 7 километр озынлыгы чистартылачак.

Фото, видео

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев