Үрилеләр өмә ясадылар
Хәбәрләр

Үрилеләр өмә ясадылар

Су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Үри авылы халкы өмәгә чыкканнар.

Су объектларын чистарту буенча шундый  чаралар әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын саклау һәм торгызу өчен бик мөһим. Алар чүп-чар һәм пычрануларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә экологик культураны һәм җирле халык арасында җаваплылыкны күтәрүгә дә ярдәм итә.

Үридә үзара салым акчасы хисабына "Тегермән"чишмәсенә чыгу өчен ясалган басманы буяганнар, тирә-ягын чүптән чистартканнар.


«Бездә халык бик актив, бердәм. Шунысын аерым ассызыклып үтәргә кирәк, авылдашларыбызның бердәмлеге күңел ачу чараларында, бәйрәмнәрдә генә түгел, менә шушындый игелекле эшләрдә дә чагыла», – ди авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин  


Нет комментариев