Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри Һәм Бирдебәк халкы чишмә территориясен чистарттылар

Балык Бистәсе районының Үри һәм Бирдебәк авылы халкы үзара тату, бердәм булып яши.

Бу көннәрдә алар Бохар чишмәсен чистарту эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу хакта Бирдебәк авылында яшәүче Евдокия Толстова хәбәр итте:

“Чишмәнең территориясе бик зур. Күмәк көч таләп итә. Шуның өчен авыл халкы белән өмәгә җыелдык. Элек әби-бабаларыбыз чишмәләрне изге урынга тиңләгәннәр. Аның тирә – ягын гел чистартып, саклап тотканнар. Салкын саф сулы чишмәләр җанга рәхәтлек, сихәт биргәннәр.

Ә хәзер торбалар аша авыл өйләренә су кертелгән булганга, без авыл халкы чишмәгә суга бармыйбыз, чишмә юлларын оныттык дисәк тә була. Чишмә территориясен чистарту максатыннан экологик өмә үткәрдек.

Бирдебәк авылы да чишмәләргә бай. Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан, шуларның берсе – Бохар чишмәсе. Ул авылыбзга иң ерак чишмәләрнең берсе. Урманнарда, болыннарда, басуларда йөреп, сусаганнар, читтән кайткан кунаклар да арган җаннарына чишмә суыннан көч алып, аның янында ял итеп китәләр. Өмәдә катнашучылар чишмә территориясен чүп үләннәрдән, чүпләрдән арындырдылар. Валерий Иванов, Галина Толстова, Анна Антонова, Фирдания Малова, Галина Архипова Валя Муллина, Зоя Гордеева, Лида Кошкина, Алексей Ивачев, Гульнара, Азат Малов, Нурулла, Ринат Валеевлар , Фарил Шамиев, Фәннур Маннанов, Николай Толстов, Раил Шарафеев Рәшит Ильязов, Мансур Шарафеев, Яков Алексеев барысы да бар күңелләрен биреп эшләделәр. Чишмә суы барыбызга да кирәк.  Чишмә яннарын чистарткач, чишмәләребезгә җан кергәндәй булды. Алар тагын да шаулабрак челтерәп ага башладылар”, – диде ул.

Табигать матурлыгын саклыйк, саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев