Ураза вакытында изге кенәгәләр уку әйбәт
Хәбәрләр

Ураза вакытында изге кенәгәләр уку әйбәт

Ураза тотучыларга киңәшләр.

Беренче тапкыр ураза тотарга уйлаган кеше аңларга тиеш – уразаны ничә яшьтә тота башласагыз да үзегезне шелтәләмәгез. Уразага керергә батырчылык итү – үзе мактаулы.

***

Уразаның нәрсә икәнлегенә төшенегез. Үзеңне нәрсәдәндер чикләү генә әле ураза түгел. Ашаудан, мәшәкатьләрдән һәм күңел ачулардан баш тартабыз. Ләкин, иң мөһиме –  Ходайга җараулы булырга тырышу, иманнар әйтү, изге кенәгәләр уку.

***

Телетапшырулар караудан, компьютер уеннарыннан тыелыгыз, социаль челтәрләрдә үзегезне чикләгез.

***

Ураза тотуыгыз белән якыннарыгызны борчымагыз. Тормышыгыз үзгәрешсез генә калсын. Бу исә ир белән хатын арасындагы якынлык мәсьәләсенә дә кагыла: ураза вакытында мөнәсәбәтләрне ике якның да ризалыгы буенча гына туктатырга мөмкин. Бүлмәгездә бикләнеп утырмагыз, гаиләгезгә һәм балаларыгызга игътибарны киметмәгез.

***

Ураза тотмаучылардан көлмәгез, оялтырга тырышмагыз. Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Сезнең яныгызда кемдер ашый икән, каршы төшмәгез. Онытмагыз, сезне беркем дә ураза тотарга мәҗбүр итми, бу – сезнең эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев