Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаш авылыннан Любовь һәм Егор Ивановлар: «Авылда тормыш итүебез белән горурланабыз»

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь һәм Егор Ивановлар да яшьтән үк гомерләрен авыл белән бәйләгәннәр.

Любовь – педагог, ә ире Егор  “Әсәнбаш-Агро”да механизатор булып эшли.

– Авылда халык бик тырыш. Кемдер иген игә, кемдер терлекчелек белән шөгыльләнә. “Кукморагрохимсервис”та эшли. Шулай булуга карамастан, яшьләрнең авылда каласылары килми. Нигәдер, читкә китү ягын карыйлар. Авылда малсыз яшәп булмыйдыр, дип уйлыйбыз. Үзебез дә күп итеп мал асрыйбыз. Җәй җитүгә, аларга азык әзерләргә керешәбез. Авыл тирәсендә печән чабарга урыннар аз булу сәбәпле, күбрәк сатып алырга туры килә. Шулай ук, иремнең эш урыныннан премия һәм хезмәт хакы урынына да печән бирәләр. Сатып алгач, мал асрау үзен бик акламый инде. Сөтне көн саен жыялар. Бүгенге көндә литрына 30 сумнан түлиләр. Җәй көне сөткә бәя төшү генә аяныч.

Җәен маллар көтүгә йөри. “Электр көтүче” булса да, сыерлар күп булу сәбәпле, чиратлап та көтәләр. Кәҗә асраучылар да бар авылда. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, сыерларга, кәҗәләргә ел саен субсидия алабыз. Җирлектә күп сыер асраучыларга печән өләшәләр. Авыл кешесенең эше таңнан башланып кара төнгә кадәр дәвам итсә дә, авылда тормыш итүебез белән горурланабыз,– дип сөйләде Любовь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев