Үрәсбаш авылы балалар бакчасы Яңа ел конкурсына әзерләнә
Кукмара районында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәүгә карата конкурс игълан ителгән.
Конкурсның төп максаты: үсеп килүче яшь буында матурлык, гүзәллекне күрә һәм аңлый белергә өйрәтү – эстетика тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; фантазияләрен арттыру.
Нәтиҗә ясаганда төп игътибар сәнгати бизәлеш, балалар, укытучы-тәрбиячеләр, гаилә белән ясалган уенчык һәм башка төр конструкцияләр булу, чисталык һәм иминлеккә, территорияләрдәге кар шәһәрчекләре, кар һәм боздан ясалган фигураларга, бизәлешнең оригинальлегенә һәм башкаларга юнәлтеләчәк.
Конкурс ике этапта үтәчәк: 2024 елның 3-19 декабренә кадәр 1нче этап, 2нчесе – 20 декабрьдә. 2нче этапта нәтиҗәләр ясала.
Үрәсбаш авылы балалар бакчасы да әлеге конкурска ныклап әзерләнә. Алар безгә бизәлгән территориянең матур фотоларын җибәрделәр. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев