Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урал үзе югалса да...

Чистай шәһәренең Керәшен җортында авыллары җир йөзеннән югалган керәшеннәрнең очрашулары дәвам итә.

Моңа кадәр биредә Керәшен Ялтаны, Сосновый Ключ, Красный Ключ, Наратлы һәм башка авыл керәшеннәре җыелышкан иде.

Бу юлы Югары Кондрата авылы һәм 30 еллар элек җир йөзеннән юкка чыккан Урал поселогы халкы очрашты. Анда өч буын кешеләре катнашты. Авылда яшәгән елларын сагынып сөйләделәр, җыр-моңнарны, йола-гадәтләрне искә алдылар, җырулар җырлашып, күңел ачтылар. Авылда булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты.

Очрашуга җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Чурин да килде. Ул авылдашларына: “Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яңа энергия һәм тормыш яме алып китә. Бу очрашу – сагыну кичәсе. Җаннарны яшәртә торган мондый очрашулар күбрәк булырга тиеш”, – дип үз кичерешләрен, теләген җиткерде.

Елизавета Цыганова, Чистай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев