Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Удмуртия керәшеннәре Олы көн белән котлый

Күрше Удмуртия республикасының Грахов районында яшәүче карендәшләребез дә Олы көн котлауларын юллыйлар.

Удмуртиянең Грахов районыннан Россия керәшен өлкәннәр советы председателе Алексей Шабалин, безнең "Туганайлар" газетасы сайты аша, илебездә сибелеп яшәүче барлык керәшеннәргә үзенең Олы көн котлауларын җиткерә:
– Бу көнне без бер-беребезне очраткач: "Христос терелеб торган", дип әйтәбез. "Туганайлар"ның интернет киңлекләрендәге "бит"ләре аша, мин дә һәркайсыгызга шулай дип эндәшәм: "Христос терелеб торган!" Һәм Ватаныбызның төрле почмакларында яшәүче туганыйларның җавапларын ишетәм шикелле: "Чынлаб та терелеп торган!"
Карендәшләр, барыгызны да Пасха, үзебезчә әйтсәк, Олы көн белән котлыйм! Үзенең куличләре, манылган күкәйләре һәм янчык тоткан балаларның иртә таңнан йорттан-йортка яхшы теләк әйтеп, күкәй җыеп йөрүләре белән Олы көн, кабаттан, тормышыбызга кайтты. 
Әйе, бүген без, чын мәгънәсендә, бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булган Олы көнне билгеләп үтәбез. Олы көн – бар дөньяның, кешеләрнең яңарыш символы булган иң шатлыклы бәйрәм. Яктылыкның – караңгылыктан, яхшылыкның – начарлыктан, яшәешнең үлемнән өстенлеге символы да ул. Бу көн безгә кешеләр өчен азаплар күреп, качка кадакланган Ходаебыз Иисус Христосны, аның кешелек өчен Коткаручы икәнен искә төшерә; барыбызның да Ходайга яраулы булып яшәргә тиешлеген искәртә. 
Кан карәшләрем! Тагын бер кат Пасха белән котлыйм, дөньялар һәм илебез тыныч, табыннар мул, үзебез сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев