Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым жондозы-2024»нең җиңүчеләре (тулы исемлек)

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы» фестиваленең Гала-концерты узды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырылды.

Гала-концертта катнашучыларның һәрберсе I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

I дәрәҗә лауреатлар:
— Иван Пугачев белән Амелия Феофанова дуэты (Казан);
— Регина Воронова (Алабуга районы);
— Зоя Николаева (Кукмара районы, Поршур авылы)
— «Борды-Чишмә» ансамбле (Тукай районы);
— Инзиля Мустафина (Әлмәт районы);
— Ранис Гилязов (Казан)
— Ксения һәм Екатерина Рыцевалар дуэты (Башкортстанның Бакалы районы);
— «Млада» балалар фольклор ансамбле (Нагәйбәк районы, Кассель авылы)
— Яна Шалаумова (Менделеевск районы);
— «Забава» халык җырлары ансамбле (Әлмәт районы);
— Екатерина һәм Анна Матвеева дуэты (Кайбыч районы);
— «Бөрлегәнем» коллективы (Кукмара районы, Село-Чура авылы);
— Юлия Демидова (Теләче районы);
— «Инешкәй» ансамбле (Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы);

II дәрәҗә лауреатлар:
— «Гылбулар» фольклор ансамбле (Кайбыч районы, Зур Тәрбит авылы);
— Богдан Андреев (Кукмара районы);
— «Ялкын» фольклор ансамбле (Кукмара районы, Кече Чура авылы);
— «Мирас» һәм «Азаль» халык вокал-хореографик ансамбль (Зәй шәһәре);
— Милана Шаймарданова (Казан);
— «Балтырган» вокаль-инструменталь фольклор ансамбле (Казан)
— Алевтин Герасимов (Кукмара районы, Село-Чура авылы).

III дәрәҗә лауреатлар:
— «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле каршында эшләп килүче «Җиз кыңгырау» ансамбле (Түбән Кама районы)
— Альбина Мукашева (Мамадыш районы)
— Егор Скворцов (Казан)
— «Яшь Сәүдияр» ансамбле (Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы);
— «Асыл бизәк» фольклор ансамбле (Әлмәт районы).

Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә Кукмара районыннан Зоя Николаева ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Кайбыч районыннан «Инешкәй» фольклор ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка — 50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Конкурсның иң яхшы этник костюмы» — Түбән Кама районыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле карамагындагы «Җиз кыңгырау» ансамбле; 
«Конкурс программасын башкарганда артистлык өчен» — Тукай районыннан «Борды-Чишмә» ансамбле; 
«Конкурсның иң яхшы солисты» — Кукмара районыннан Алевтин Герасимов; 
«Халык җырының иң яхшы аранжировкасы» — Казан шәһәреннән Милана Шәймәрдәнова; 
«Конкурсның иң яшь катнашучылары» Кукмара районыннан — «Бөрлегәнем» фольклор ансамбле.
«Иң яхшы сәнгать җитәкче» — Әлмәт районыннан Марина Галкина; Чиләбе өлкәсеннән Елена Минеева; Кайбыч районыннан Светлана Бартязова.

Оештыручылардан махсус бүләкләр:

Егор Скворцов Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк махсус бүләк — үзләренең тавыш яздыру студиясендә җыр яздырырга сертификат бирде.

Кайбыч районындагы Зур Тәрбитнең «Инешкәй» ансамбленә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле керәшен биюе, җыруы, культурасы буенча комплекслы мастер-класска сертификат тапшырды.

Башкортстанның Бакалы районыннан Рыцева Ксения һәм Екатерина дуэты «Туганайлар» газетасының махсус бүләгенә — Валентина Максимова ясаган тамаксаларга ия булды.

Яна Шалаумовага «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге тавыш яздыру студиясендә җыр яздырырга сертификат бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев