Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым Җондозы» конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 2023 елның 12 ноябренә кадәр кабул ителә.

16 октябрьдан 20 январьга кадәр керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII республика «Туым Җондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале уздырыла.

Конкурс керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бермәнчек»дәүләт фольклор ансамбле, республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган бу конкурста 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
 «Аутентик вокал» (соло);
«Халык вокалы» (соло);
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
«Фольклор-этнографик коллектив»;
«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль»;
«Халык җырының заманча интерпретациясе»,
«Этник халык инструментлары ансамбле».

Катнашучыларның үз төбәкләрендәге халык җыруын башкарулары һәм шул төбәктәге керәшен милли киеменнән булулары хуплана! Конкурсның финал туры 2024 елның 20 январендә узачак. 

Гаризаларны шушы сылтама белән биреп була: https://vk.com/doc693560410_666514085hash=x3SbFkZAexZRDWoCqW4MZhLrDQdJua5p5wa6lplB9eT&dl=XfBVReAtopbETE5J9OeCTI5hFzzcz1AVDEcCCXpv7FT 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев