“Туым җондозы” коллективы “Сөлгеле капка” ачык фольклор фестивалендә чыгыш ясады
20 июль Арча районының Ташкичү авылында “Сөлге капка” ачык фольклор фестивале узды.
Ул - милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен оештырыла торган чара.
Катнашучылар арасында Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнары һәм Мари Эль республикасыннан килгән коллективлар да бар иде.
Фестивальдә Арчаның Сәрдәбаш авылы иҗат коллективы – “Туым җондызы” – килгән кунакларга керәшен халкы җыруларын бүләк итте. Ансамбльгә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Туым җондызы”на алга таба да керәшен милләтенең мәдәниятен үстерүдә уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев