Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районының Мәләкәс авылында урам бәйрәме марафоны дәвам итә

Урам - ул авылның бер өлеше. Үзе яшәгән урамга һәркайсыбыз гашыйк. 

Соңгы елларда Мәләкәс авылында урам бәйрәме уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Бу ел да искәрмә түгел. 

Беренче бәйрәмне авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Яшьлек урамында (Молодежная) оештырган. Китапханәче җыелган халыкка, балаларга Мәләкәснең тарихын сөйләгән. Теләк белдергән һәркем, иҗади номер белән чыгыш та ясаган.

6 август бәйрәм Аръяк урамына (Заречная) дәвам иткән. Бу урам - бик озын урам, шуңа да бәйрәмне берничә урында уздырырга уйлап, беренчесен Түбән очтан башлап җибәргәннәр. Бәйрәм мул табын артында узган. Кунаклар кәрәзле бал белән хуш исле чәй эчкәннәр. Түбән оч урамының уңган түтиләре пешергән тәм-томнар белән дә сыйлаганнар. Аннан соң, халык күңелле уеннарда катнашкан, биегән, җырлап, күңел ачкан.

14 август чираттагы бәйрәм Аръяк урамының урта өлешендә яшәүче күршеләрне җыйган. Әлбәттә, кичә мул табын артында, хәл-әхвәлләр сөйләшеп, үткәннәрне искә алып, уен-көлке һәм җыр-бию белән узган.

Бу шимбә дә Мәләкәстә урам бәйрәме дәвам итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев