Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ның тагын бер җиңүе

Керәшен авыллары турындагы проектыбыз республика күләмендәге конкурста грант отты.

8 декабрьдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату өчен грант алуга республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге конкурста "Туганайлар" редакциясе дә "Авыл – илһам чыганагы" дип аталган үз проектын тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен грант отты. Газетабызны даими укып баручылар әлеге проект белән таныш. Ярты ел дәвамында редакция хезмәткәрләре Татарстанның алты керәшен авылына (Пчеловод, Наратасты, Олы Аты, Яңа усы, Тәңкә, Урманчы) барып, андагы тормыш, тарихы, кешеләре турында язып барды. Язып кына түгел, видео- һәм фоторепортажлар да әзерләде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һəм Татарстан Республикасында яшəүче халыклар вəкиллəренең туган теллəрен саклау, үстерү мəсьəлəлəре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә катнаштылар. 

Шулай ук, грант отучы берничә редакция презентация форматында үзләренең проектлары һәм ирешкән уңышлары белән таныштырды. Соңыннан, тантаналы рәвештә әлеге конкурсның 36 җиңүчесе бүләкләнде. "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина да Марат Готович һәм Айдар Сәетгәрәевич кулыннан диплом һәм чәчәк бәйләме алды. 

Марат Әхмәтов әйтүенчә, "Бу проектларның ни кадәр отышлы булуын һәм нинди нәтиҗәләргә барып җиткәнен вакыт узгач кына белә алачакбыз. Әмма без дөрес юлда. Шушы эшне дәвам итәргә. Сезнең һөнәри осталык аша милләттәшләребез һәм, гомумән, республикада яшәүче халыкларыбызның күңеленә яңа алымнар белән, үтемле итеп барып җитәргә кирәк". 

Автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев